Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

26 октябрьгә сынамышлар

Иртәгә мактанмагыз!

Иртәгә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр намуссыз гамәлләре белән билгеле кешеләрне бөтенләй урап үтегез.
26 октябрьдә талашырга һич ярамый. Эштә дә, өйдә дә моны онытмагыз. Югыйсә тормышыгызда начар көннәр башланырга мөмкин.

Иртәгә кыйммәтле әйберләрегезне карап йөртегез, аларны югалтудан сак булыгыз.
26 октябрь мактанчыкларны яратмый. Казанышлары, җиңүләре белән мактанган кешедән уңыш качачак икән.

Иртәгә бурычка акча бирергә дә, алырга да киңәш ителми.
Ниндидер зур әйбер сатып алырга теләгән булсагыз, моны иртәгә эшләмәвегез хәерле.

26 октябрь сынамышлары:

Көньяктан кызгылт болытлар көчле җил белән яңгыр киләчәген хәбәр итә.
Урманда гөмбәләр барлыкка килсә, көз озын булачак.
Мәчегез бик озак тәрәзәгә карап тора икән, җылытачак.
Иртәнге тугыздан иртәрәк кычкырган әтәч яңгыр явачагын хәбәр итә.
Суганның кабыгы бик калын булса, бик салкын кыш көтегез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев