Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

26 майга сынамышлар

Бүген... черкиләрне юк итегез!

Бүген бик сак булыгыз, башкаларга карата кечкенә начарлык кылсагыз да үзегезгә күпкә артып әйләнеп кайтачак.

Бүген талашырга, яман сүзләр сөйләргә дә һич ярамый!

Яңа эш башламый торыгыз. Бүген тормышка ашыруга кагылышлы теләсә нинди яңалык та уңышлы булмаска мөмкин.

Күрәзәчеләргә барырга, “өстән” үзгәрешләр сорарга да кирәкмәс. Үзгәрешләр сез көткәнчә булмаячак.

Бүген өйне җыештыру, юу, чистарту хәерле эш санала.

Кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен 26 май — уңайлы көн.

Чүпне кояш баеганчы түгегез.

Бүген иске үпкәләрне онытып, якыннарыгыз белән дуслашсагыз, бик яхшы булыр.

Бүген черки күренсә, җәй көне җиләк күп булачак. Ә бүген черки үтергән кеше 40 гөнаһыннан котыла, имеш…

Фото: Булат Минһаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев