Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

26 апрельгә сынамышлар

Иртәгә аеруча хатын-кызларга уңыш елмаерга мөмкин икән. Моның өчен гүзәл затларга иртәгә ачык күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк. Аларның чын күңелдән теләгән изге теләкләре тормышка ашарга тиеш.

26 апрельдә эре әйберләр сатып алмагыз, үкенерсез. Шулай ук, яңа эшләрне башламый торыгыз. Иртәгә корылган планнар тормышка ашмаска мөмкин.

Дәртле кеше булсагыз, иртәгә дәртегезне тыеп торыгыз, икенче җенес вәкилләре белән шаярмагыз. “Өстәгеләр”, ачуланып, чир-сырхау җибәрергә мөмкин.

Сынамышларга ышансак, 26 апрельдә ерак юлга чыкмау хәерле.

Яшь әниләр иртәгә сабыйларын күкрәктән аермасын. Киресенчә, ешрак ашатсын, балалары сау-сәламәт, нык булыр.

 

Чыганак: kiziltan.ru

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев