Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

25 октябрьгә сынамышлар

Иртәгә йолдызларны күзәтегез!

25 октябрь төнендә йолдызлар бик якты булса, салкыннар килүен көткәннәр. Бу төнне күктә чагу йолдызлар күп булса, кузаклылар уңышы мул булачак, дип ышанганнар. Ә менә йолдыз атылса, көчле җилгә әзер булырга кирәк икән.

Тагын бер бик кызыклы һәм сәер сынамыш. Бу көннәрдә тормышына уңыш бик кирәк булган кешеләр төнлә озын таяк башына тукыма бәйләп, аңа ут төрткәннәр һәм мөмкин кадәр биегрәк күтәреп, теләк теләгәннәр. Имеш, шулай “бәхетле йолдыз”ларын җылытканнар...

25 октябрьдә беркемне дә рәнҗетергә, үпкәләтергә ярамый. Хайванарны да, кешеләрне дә. Югыйсә зур күңелсезлек килергә мөмкин.
Иртәгә кычкырып-шаркылдап көлмәгез дә. Соңыннан еларга туры килмәсен өчен.

Кер юу, ремонт, бәйләү-тегү кебек эшләргә иртәгә тотынмый торсагыз була. Гаилә бәхете качмас.

25 октябрь сынамышлары:

Төньяктан җил иссә — суытачак. Көньяктан — киресенчә.
Күк күкрәсә, кыш карсыз, җылы һәм кыска булырга тиеш.
Ай кызыл булса, көчле җил чыгачак.
Тавыклар йоннарын кабартса, кинәт суытачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев