Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
сынамышлар

25 апрельгә сынамышлар

Бүген мичтән утлы күмер алыгыз да...

Бүген мичтән утлы күмер алып, сөйгән кешегезнең йорт алдына ташласагыз, ул сезне утлы күмердәй кайнар сөю белән яратачак икән. Мәхәббәтен кайтарасы килгәннәргә дә моны эшләргә киңәш итәләр. Ләкин янгын чыкмауны күзәтеп торырга кирәк.

 

25 апрельгә карата тагын күп кызыклы сынамышлар бар.

Бүген кое суы алып, кояшта җылытырга куегыз. Бу су белән юынган кешедән чир-сырхау китә, дип ышанганнар.

 

Бүген өйдә глобаль җыештыру оештырмагыз. Кирәкмәгән әйберләр белән бергә өйдән бәхет тә чыгып китәргә мөмкин икән.

Бүген юылганнан соң бер тапкыр да киелмәгән кием кию хәерле. Юылмаган кием чир-сырзауларны җибәрми торырга мөмкин, ди.

 

Планнарыгыз хакында кешегә сөйләмәгез! Югыйсә, алар чынга ашмаячак.

Иртән урын-җирне җыештырмый калдырмагыз. Ирегез хыянәт итәргә мөмкин.

 

Бүген бурычка сорамагыз! Кайтару авыр булачак.

Яңа кешеләр белән бүген танышмавыгыз хәерле. Ул алдарга мөмкин икән.

Кеше тастымалына сөртенмәгез. Аның сырхаулары күчәргә мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев