Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

24 сентябрьгә сынамышлар

Иртәгә кәбестә ризыклары белән сыйлану хуплана. Әгәр яшь пар 24 сентябрьдә бергәләп кәбестәле ризыктан авыз итсә, аларның никахы бик бәхетле булачак, дигән сынамыш та бар.

Бу көнне кәбестә тозлау да уңышлы икән.
Бәби алып кайтырга хыялланучы яшь ханымнар да иртәгә күбрәк кәбестә ашасын! Сынамышлар шулай куша.
Өегезгә бәхет җәлеп итәсегез килсә, иртәгә алтынсу төсләрдәге киемнәрдә йөрегез.

Иртәгә нишләргә ярамый?
Урамда, бигрәк тә урам чатында яисә йорт бусагасында хуҗасыз яткан чит әйберләрне алырга киңәш ителми. Алар белән бергә кеше бәласен дә үзеңә алырга мөмкин икән.

Бу көн җаваплы башлангычлар өчен уңайсыз санала. Мөһим эшләр һәм яңа проектлар уңышсыз тәмамланырга мөмкин. Шулай ук эре әйберләр сатып алудан баш тарту хәерле, әйберләр тиз ватылыр, яки файдасыз булырга мөмкин.

Иртәгә буш сөйләшүләрдән качарга кирәк.
Хатын-кызларга иреннәрен буярга рөхсәт ителми: ачык төс пәриләрне үзенә тарта.
Яшь ир белән хатынга бәрәңге ашларын ашарга да, пешерергә дә кирәкми, югыйсә, гаиләдә сагышлар башлана икән.

Тагын бер тыю баш юуга кагыла. Су белән бергә хәтер һәм акыл юыла дип саналган, димәк, кеше ниндидер мөһим нәрсәне оныта ала.
Иртәгә һич алдашмагыз! Хакыйкать тиз ачылачак.

24 сентябрьгә һава торышы сынамышлары.
Әгәр кичен кояш кызыл булып баеса, икенче көнне кинәт суытыр, яки көчле җил исәр. Сары булып баеса, җылытачак.
Бал кортлары сентябрь ахырында актив очса, кыш соң килер һәм кар мул булыр.
Бу көнне яңгыр яуса, табигать җылы һәм кояшлы көннәрне күз яшьләре белән озата, дип санаган борынгылар.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев