Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

24 ноябрьгә сынамышлар

Иртәгә кемгәдер тастымал бүләк итү кирәкмәс. Бүләк алучы авырып китәргә мөмкин икән.

24 ноябрьдә һич кенә дә кителгән, ватык савыт-сабадан ашарга ярамый, дип санала. Күңелсезлекләр җәлеп итеп тормасын өчен андый савытлардан бөтенләй котылу ягын карагыз.

Иртәгә начар кәеф белән ашарга әзерләргә тотынмагыз! Әгәр кәефегез яхшы түгел икән, башта тынычланыгыз, соңыннан гына аш-су мәшәкатьләренә керешсәгез була. Иртәгә начар кәеф белән әзерләнгән ризык авырулар китерергә мөмкин.

24 ноябрьдә кичтән кәбестәле аш әзерләп ашаган кешеләр кыш буе сәламәт булырга тиеш икән.

Иртәгә кеше өендә кычкырып көләргә, күңел ачарга ярамый. Бәхетегез шул өйдә калырга мөмкин, ди.
24 ноябрьдә җитәкчегә каршы әйтергә һич ярамый икән. Аның белән сүзгә килешмәгез, хәтта җитәчегез хаклы булмаса да. Иртәгә хезмәт урынында мөнәсәбәтләр ачыклау зур проблемаларга китерә, дип санала.

24 ноябрь сынамышлары:
Көн җылы булса, кыш җылы булачак. Салкын көн салкын кыш вәгъдә итә.
Бу көнне көчле җил иссә, кыш бик салкын булырга тиеш.
Күктә йолдызлар күп булса, киләсе елда гөмбә һәм җиләк уңачак.
24 ноябрьдә каз боз өстендә йөрсә, Яңа ел чорында суда йөзәчәк. Бу көнне каз суда йөзсә, Яңа елда бозда йөриячәк икән.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев