24 гыйнварга сынамышлар
Иртәгә ялгыз йөрмәгез, өшүдән сакланыгыз.
Борынгылар элек бу көнне кара көчләр үзләренә корбан эзләп йөри дип ышанган. Шуңа иртәгә ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә.
24 гыйнварны догалар укып, балалар өчен изге теләкләр теләп үткәрү хәерле.
Шулай ук бу көнне бал һәм кайнатмалар белән чәй эчү дөрес булыр. Аеруча кичтән гаилә әгъзаларының бергә җыелып, төрле кызыклы хәлләр сөйләшеп, бергәләп чәй эчеп утырулары әйбәт булачак, бу гаиләгә иминлек җәлеп итәргә тиеш.
24 гыйнварда җәен җыеп киптерелгән җимешләр яисә яшел аштәмләткечләр белән пирог пешерергә кирәк, дип санала. Мондый пирог белән сыйланган кешеләрне чир-сырхаулар урап узачак.
24 гыйнварның бик кызыклы һәм сәер бер сынамышы да бар. Элек кешеләр бу көнне бик искергән һәм кияргә ярамаган аяк киемен алып, аны өйләре янындагы агачка элгәннәр һәм болай дигәннәр: “Бу аяк киеме беркемгә кирәк булмаган кебек, мин дә дошманарымда кызыксыну уятмыйм, алар мине тапмасыннар, начарлык эшләмәсеннәр!”
Иртәгә мунча керү дә дөрес булыр, тәнгә һәм җанга сихәт бирер.
24 гыйнварда бер ялгызыгыз йөрмәскә тырышыгыз. Янда якын кешеләр, дуслар булу хәерле.
Иртәгә өшемәскә тырышыгыз! Бу көнне өшегән кеше бик озак чирләргә мөмкин, имеш.
Фото: татар-информ
Авырмас өчен иртәгә чиста, пөхтә киенегез. Юылмаган киемдә йөргәннәрне сырхаулар сагалап тора икән.
Кызлар, көзге алдында иртәгә чама белән булыгыз, 24 гыйнварда көзгегә озак карап торган кешедән матурлык кача, имеш.
24 гыйнвар сынамышлары:
Көн җылы булса, яз иртә килер һәм кыска булыр.
Көн салкын булса, яз озакка сузылыр.
Иртән кар яуса, салкын көннәр озакка сузылыр.
Урманда кайтаваз көчле ишетелсә, салкыннар килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев