Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

23 ноябрьгә сынамышлар

Сынамышларга ышансак, иртәгә сәбәпсез өйдән чыгып йөрергә ярамый. Иң яхшысы — өйдә тәмле ризыклар пешереп, камыр ашлары әзерләп, якыннарың белән өстәл артына җыелу һәм күңелләрне бушатып, сөйләшеп утыру.

23 ноябрьдә беркем белән дә талашмау мөһим. Аеруча өлкәннәргә ихтирамлы булырга кирәк. Бу көнне кем беләндер сүзгә килешсәгез, конфликт озакка сузылыр.
Борынгылар 23 ноябрьдә туй үткәрмәскә тырышкан. Бу көнне корылган гаиләдә талашулар еш була, дип ышанганнар.
Ә менә хисләрдә аңлашу рөхсәт ителә. Иртәгә сөйгән кешесенә яратуын белдергән кешенең хисләре җаваплы булачак.
Иртәгә идән себермәскә кирәк икән. Өйдә байлык, саулык, иминлек кимергә мөмкин, имеш. Идәнне юып алсагыз була. Тузан суырткычны да “эшкә җигәргә” мөмкин.

23 ноябрьдә кыйммәтле бүләкләр бирмәскә киңәш итәләр. Финанс проблемалары булмас.
Сәер сынамыш: иртәгә бармагыгызны авырттырсагыз, аңа өрмәгез, күңелсез көтелмәгәнлек кәефегезне төшерер. Кем беләндер сүзгә килешерсез. Иң яхшысы — авырткан бармакка боз куегыз яисә салкын су астында тотыгыз.

Иртәгә караңгы төшкәч, мунчага бармаска киңәш ителә, бик куркырга мөмкин икән.
23 ноябрьдә фәкыйрь кешеләрнең теләкләре Ходайга тизрәк барып җитә икән, дип тә ышанганнар.

23 ноябрь сынамышлары:
Көн томан белән башланса, җылытачак.
Агачларга бәс кунса, салкыннар килә.
23 ноябрьдә яңгыр яуса, 6 декабрьгә кадәр юллар пычрак булачак.
Каргалар көчле каркылдашса, көннәр җылыта.
Бу көнне кар күп булса, кыш йомшак булачак.
23 ноябрьдә боз никадәр ныклы күренсә дә, аның өстендә йөрергә ярамый.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев