23 майга сынамышлар
Иртәгә киләчәкне белеп булачак. Сынап карагыз әле.
Борынгыларга ышансак, 23 майда акча туздырырга ярамый. Соңыннан бик озак бурычка яшәргә туры киләчәк.
Иртәгә кемнедер рәнҗеткән кеше өч ел бәхет күрмәячәк икән. Сак булыгыз!
Иртәгә күлмәген үзе үтүкләгән ир-егет ялгыз гомер кичерәчәк икән, имеш.
Иртәгә кеше алдында талаша күрмәгез! Күңелсезлекләрегез өч тапкыр артырга мөмкин.
Иртәгә чәчне кыска итеп кистерергә дә киңәш ителми. Шәхси тормыш уңышсыз булачак.
Әгәр 23 майда калакны чынаяак эчендә калдырсагыз, тормышыгыздагы бер мөһим нәрсәне күрми калачаксыз.
Төнгелеккә чүпне ишек төбендә калдырмагыз — яхшыга түгел.
Иртәгә кешенекен алган кеше үзенекен өч тапкыр күбрәк югалтачак.
Ә киләчәкне ничек күрергә, дисезме? Иртәгә кетәклектән тавык йомыркаларын җыеп кергәч, санагыз — җөп сан чыктымы, такмы? Так (четное) сан чыкса, тормышыгызда үзгәрешләргә әзер булыгыз. Яшь ханымнар тиздән бәби алып кайтачак. Ә җөп сан якын арада тормышта берни дә үзгәрмәячәге турында сөйли.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев