23 гыйнварга сынамышлар
Сынамышлар буенча, 23 гыйнварда тормышка байлык җәлеп итеп була икән.
Моның өчен печән кибәнен сәгать йөрешенә каршы өч тапкыр урап чыгарга һәм бер уч печәнне өйгә алып керергә кирәк, имеш.
23 гыйнварны эшсез үткәрергә ярамый. Көннәрен хезмәттә үткәргәннәргә уңыш килер.
Сәламәтлегегез ел буе яхшы булуын теләсәгез, иртәгә итле ризык ашагыз. Итле сыйлар әзерләп, якыннрны сыйлау да 23 гыйнварда хәерле эш санала.
Бу көнне тормышка зарлану, проблемалар турында сөйләү, газапка бирелү — бик начар. 23 гыйнварны оптимистик кәеф белән үткәргәннәрнең барлык күңелсезлекләре юкка чыгар.
Борынгыларга ышансак, иртәгә мактанырга да һич ярамый.
Кызыклы сынамыш — 23 гыйнварда өстәлдән кашык яисә калак төшеп китсә, аны иртәнгә кадәр алмаска кирәк. Өегезгә начар хәбәрләр килмәс.
23 гыйнварга каршы төндә күргән төш чынга аша торган булмаса да, аңа игътибар итегез. Бу төштә сезнең рухи халәт чагыла һәм анда үзегезне борчыган сорауга җавап та булырга мөмкин.
23 гыйнварда дөньяга килгән кеше үз һөнәренең остасы була икән. Бу кешеләр игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле холыклы, намуслы, бай эчке дөньялы шәхесләр.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев