22 апрельгә сынамышлар
Иртәгә сынамышлар кычкырып көлмәскә куша.
22 апрельдә кер юарга һәм тышта киптерергә ярамый икән.
Иртәгә кычкырып көлү, артык күңел ачу да хупланмый. Иртәгә күп кычкырып көлгән кеше ел буе шулкадәр елаячак икән, имеш.
Алкоголь куллану катгый тыела! Юкса, сәламәтлек белән җитди проблемалар булачак, эчкегә сабышырга мөмкин.
Дусларны чакырып, күңел ачу оештырырга, бергәләп ниндидер чарага бару да ярамый икән.
Сәламәтлек какшамасын дисәгез, иртәгә чәчтарашка барудан да тыелып торыгыз.
Тагын бер сынамыш — иртәгә утын ярмагыз. Югыйсә, уңышсызлык көт тә тор икән...
22 апрельне тыныч кына, шау-шу куптармыйча, сабырлыклар белән үткәрергә киңәш ителә. Догалар мөрәҗәгать итсәгез, бик хәерле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев