Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

21 ноябрьгә сынамышлар

Ә яхшы төш күрсәгез, кешегә сөйләмәгез.

Иртәгә авыр эшләр башкарырга, өзлеккәнче эшләргә ярамый икән. Ә менә хәйрия максаты белән эшләү хуплана. Иртәгә мохтаҗларга ярдәм максаты белән бил бөккәннәргә уңыш елмаячак.

21 ноябрьдә тормыштан зарланырга ярамый. Югыйсә, тиздән үткән көннәрегезне сагына башларсыз. Алар хәтта бик якты тоелмаган булса да... Иртәгәсе көнне булганыннан канәгать булып, шөкер итеп үткәрегез.
Иртәгә һәрнәрсәгә шатлана белегез — беренче таң нурыннан алып, кичке шәфәкъ матурлыгына кадәр. Позитив һәм рәхмәтле була белгән кешеләрнең теләге үтәлергә тиеш!

Тизрәк кияүгә чыгарга теләгән кызлар иртәгә чәчен үрмәсен. Үрсә, озак кияүсез булыр.
Иртәгә нидер кисмәгез, текмәгез, чикмәгез, бәйләмәгез, балта-пычкыларны да бер көнгә читкә куеп торырга була. Чөнки иртәгә үткер әйберләр белән эш иткән кешене җәрәхәтләнү хәвефе генә түгел, мәхәббәттә проблемалар да көтәргә мөмкин икән.

Иртәгә тавыш күтәрүдән дә сак булыгыз, талашмагыз. Сүзгә килешкән кешесе белән дуслашкан, гафу үтенгән кешеләрне сөенеч көтә!

Иртәгә иртән мунча кергән кеше бик озак чирләмәс.
21 ноябрьгә каршы төндә яхшы төш керсә, беркемгә дә сөйләмәгез, тормышка ашмаячак.


21 ноябрь сынамышлары:
Көн аяз булса, кыш салкын булачак.
Яңгыр яуса, 19 декабрьгә кадәр юеш булачак.
Сулар туңса, декабрь салкын булачак.
21 ноябрьдә агачларда күп бәс булса, күп кар явуын көтегез, томан төшсә, җылытачак.
Юеш кар яуса, яз яңгырлы булачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев