Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

21 гыйнварга сынамышлар

21 гыйнварда иртән үк эшкә тотынырга ярамый, дип ышанган борынгылар.

Мөһим эшләрне көннең икенче яртысына калдырырга кирәк икән. Ә кичтән якыннарың белән җыелышып, баштан кичкән кызыклы хәлләр турында сөйләшеп, көлешеп утыру хәерле саналган.

Борынгыларга ышансак, 21 гыйнварда авырган кеше бик тиз савыга икән. Аңа бары тик күңелсез уйларга бирелмәскә кирәк.

Сынамышлар буенча, 21 гыйнварда кара мәчене сыйпаган кешене күңелсезләекләр көтә икән, имеш.

Иртәгә кем беләндер сүзгә килешергә тырышмагыз, бик озак дуслаша алмассыз. Бурычка акча бирмәгез дә, алмагыз да. Финанс проблемалары булмас.

21 гыйнварны ялгызлыкта үткәргән кешене ел буе ялгызлык көтә икән.

Бу көнне туган кеше максатчан, кыю, гадел була, ди.

21 гыйнвар сынамышлары:
Бу көнне җил тынса, җәй кояшлы булачак.
Каргалар иртән кычкырышса, җылытачак.
Җил көньяктан иссә, җәй бик яшенле булачак.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев