Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

20 сентябрьгә сынамышлар

Сынамышлар ниләр турында сөйли. Укып карагыз әле

20 сентябрьдә нишләргә ярамый?
Бу көнне аяк киемен урындыкка куярга ярамый, югыйсә, бәла булачак икән.
Сәламәтлек һәм финанс хәлләре белән мактанмау хәерлерәк. Әгәр кеше алар турында сөйләсә, бу уңайлыклардан мәхрүм калачак дип санала.
20 сентябрьдә хатын-кызлар өйгә иң соңгы булып керергә тиеш түгел — авыруларга.
Бу көнне таныш булмаган кешеләрдән бүләкләр кабул итү тыела, юкса, бу киңәшне тыңламаучы артында сүз йөртә башлаячаклар.
Шулай ук иртәгә будильник буенча уянырга ярамый, югыйсә, кеше куркып һәм борчылып уяначак.
Бу көнне көнбагыш кыздырырга кирәкмәс, зур җәнҗал булырга мөмкин, ди.
20 сентябрьдә шалкан һәм бәрәңге ашау җитди авыруга китерә, дип тә ышанучылар бар.

20 сентябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?
Элек хуҗабикәләр бу көнне эре суганнарны ит белән тутырып пешергән. Моның өчен башта аларны кайнар суда тотканнар, аннары үзәкләрен чыгарганнар һәм яшелчәләргә кискән тавык яисә сыер ите тутырганнар.

Шулай ук борынгылар һаваны микроблардан чистарту өчен өй буйлап суган элгәннәр.
Мәгълүм булганча, 20 сентябрьдә суган белән сарымсак куллану күп авырулардан, бигрәк тә салкын тиюдән саклый ала, дип санала.

20 сентябрьдә һава торышына халык сынамышлары.
Суганның кабыгы күп - салкын кышка.
Кошлар түбән оча — салкыннар якынлаша.
Чия яфракларның соңга калып коелуы — җылы һәм дымлы кышка.
Торналар биек очса һәм гөрләшсә, көз салкын булачак.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев