Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

20 октябрьгә сынамышлар

Бүген язмышыгыздан, тормыш авырлыгына зарланмаска тырышыгыз. Проблемаларыгыз турында да сөйләмәгез. Һәр нәрсәдән канәгать булыгыз.

20 октябрьдә планнарыгыздан, идеяләрегездән баш тартмагыз, тәкъдимнәрне кабул итегез. Уңыш килер.
Бүген башланган һәр эш, һәр яңалык хәерле булачак, белегез.

Ә менә хуҗабикәләргә 20 октябрьдә камыр белән булашмый торсалар да була. Сынамышлар шулай куша.

Аз таныш булган кешеләрдән бүген бүләк алмагыз.
Бәхет килсен дисәгез, бүген күбрәк елмаегыз, һәркемгә дустанә, шәфкатьле мөнәсәбәттә булыгыз.

Туганнарыгыз белән сүзгә килешмәскә тырышыгыз. 20 октябрьдәге ачуланышу бик озакка сузылырга мөмкин икән.

20 октябрь сынамышлар:
Айга игътибар итегез. Ул тонык булса, тиздән салкынар килә һәм кар явачак.
Бүген беренче кар яуса, 22 ноябрьдә чын кыш булачак.
Чыршы күркәләре күп булса, язын чәчелгән уңыш мул булачак.
Иртәнге кояш бик чагу икән, якын арада һава торышы үзгәрәчәк.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев