Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

20 октябрьгә сынамышлар

Иртәгә елмаеп торыгыз, зарланмагыз.

Иртәгә язмышыгыздан, тормыш авырлыгына зарланмаска тырышыгыз. Проблемаларыгыз турында да сөйләмәгез. Һәрнәрсәдән канәгать булыгыз, планнарыгыздан, идеяләрегездән баш тартмагыз, тәкъдимнәрне кабул итегез. Уңыш килер.

20 октябрьдә башланган һәр эш, һәр яңалык хәерле булачак, белегез. Ә менә хуҗабикәләргә камыр белән булашмый торсалар да була. Сынамышлар шулай куша. Камыр ашларын әллә бүген пешереп куясызмы соң?

Аз таныш булган кешеләрдән иртәгә бүләк алмагыз.
Бәхет килсен, дисәгез, иртәгә күбрәк елмаегыз, һәркемгә дустанә, шәфкатьле мөнәсәбәттә булыгыз.

Туганнарыгыз белән сүзгә килешмәскә тырышыгыз. Бу көнне ачуланышу бик озакка сузылырга мөмкин икән.

20 октябрь сынамышлары:

Иртәгә Айга игътибар итегез. Ул тонык булса, тиздән салкыннар килә һәм кар явачак.
Иртәгә беренче кар яуса, 22 ноябрьдә чын кыш башланачак.
Чыршы күркәләре күп булса, язын чәчелгән уңыш мул булачак.
Иртәгә иртәнге кояш бик чагу икән, якын арада һава торышы үзгәрәчәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев