Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

20 майга сынамышлар

Иртәгә, 20 май сынамышларын тикшереп карагыз әле.

20 майда күрәзәчегә бару, киләчәгеңне белергә тырышу хупланмый. Язмышны начар якка үзгәртергә мөмкин.

Тапочкаларыгызны салганда игътибарлы булыгыз, алар берсе өстенә берсе куелып, тәре рәвешендә калмасын. Бу тормышка күңелсезлекләр чакырып торырга мөмкин.

Күршегездән чиләк алып торган булсагыз, аны иртәгә буш килеш кайтармагыз! Бәхетегез кешегә китәр. Нидер салып бирегез, ә инде бик тә буш килеш кайтарасыгыз килә икән, башка көнгә калдырыгыз.

Иртәгә киенгәндә дә игътибарлы булыгыз, беренче сул җиңне кимәгез. Уң җиңне киюдән башласагыз, хәвеф-хәтәр урап узар.
Икмәк эчендә пычак калдырмагыз. Моны ачлыкка юраганнар.

Иртәгә өегездә үрмәкүч күрсәгез, үтермәгез! Яшәсен. Ул өйдәге бәхет һәм иминлек символы.
Ә менә 20 майда кинәт кенә өйдән тараканнар югалса, сак булыгыз. Бәла-каза килергә мөмкин, имеш.

20 майда өстәл өстенә утырган кешене фәкыйрьлек көтә! Ә тәрәзә төбенә утырасы килгән кеше шуны искә алыгыз — бу кеше ялгыз булачак.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев