Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

20 июньгә сынамышлар

Иртәгә ялгызлыкны “суга батыра” аласыз!

Иртәгә су буенда тиргәшергә һич ярамый, дуслар, сак булыгыз. Югыйсә су “ачуланырга” мөмкин
Шулай ук иртәгә көннең эссе, тынчу булуына да зарланырга ярамый икән. Бу уңыш яхшы булсын өчен кирәк.

Кызлар иртәгә чәчләрен таратып йөрмәсен. Толымнарының матурлыгы сакланыр.
Иртәгә елга-күлләрдә су коенган кешегә су сихәт бирә икән.

20 июньдә рәхәтләнеп иске, кирәкмәгән әйберләрдән арынырга кирәк. Бу гамәл уңыш җәлеп итәр.
Иртәгә өй җыештыру, кер юу да хәерле эш санала икән.

20 июньнең бик кызыклы бер сынамышы бар — иртәгә ялгызлыкны “суга батырып” була икән, имеш. Моның өчен бер чи йомырканы күкрәгегездә әйләндереп алыгыз һәм пешереп, йорт хайваннарына ашатыгыз. Кабыгын елга суына ташлагыз һәм артка борылып карамыйча, сөйләшмичә өегезгә кайтыгыз.

Менә шулай. Ышансагыз, ышаныгыз...
Уңышлы, сихәтле, парлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев