2 мартка сынамышлар
Иртәгә игътибарлы булыгыз!
Иртәгә көннең нинди булуын күзәтегез. Яз башы “оялчан” булмаса, беренче көннәрдә үк “күңел ача” башласа, аңа ышанырга кирәкми, димәк, бераздан көннәр бозылачак.
Кошларның җылы яктан кайтканын күрсәгез, яз иртә киләчәк.
2 мартта төнге күккә карап тормаска киңәш итәләр. Атылган йолдыз күрү чир-сырхаулар китерергә мөмкин, имеш.
Иртәгә баланы йокларга яткырганда дога укырга онытмагыз. “Кара көчләр” аны борчымас.
2 мартның иң кызыклы сынамышы — ире булмаган хатын-кыз иртәгә урамга чыккач, иң беренче итеп хатын-кызны очратса, димәк, ул быел кияүгә чыгачак.
Нәкъ 2 мартта югалган кешеләрне искә алып, дога укысагыз, югалган әйберләрнең, кешеләрнең табылуын ихлас теләсәгез, алар тиздән табылырга тиеш икән.
Иртәгә урманга бармаска тырышыгыз. Куян йөгереп чыгып юлны киссә, уңышсызлык килә, дип юрала.
2 мартта абыну да хәерле түгел икән. Аяк астына карап йөрегез.
2 мартта көн җылы булса, җәй дә җылы булырга тиеш. Ә бу көнне салкын һава торышы көйсез җәй вәгъдә итә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев