Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

2 июньгә сынамышлар

Иртәгә бакчада эшләү хуплана. Күңелен хезмәткә биргәннәргә бүген һичшиксез уңыш килергә тиеш икән.

2 июньдә бары тик уңай эмоцияләр белән генә яшәргә кирәк. Кемгәдер ачуланырга, ачу сакларга, үпкәләргә, моңаерга, күңел төшенкелегенә бирелергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый.

Җиде яше тулмаган балаларның бүген чәчен кистермәү хәерле икән.
Иртәгә догалар укырга, теләкләр теләргә кирәк. Чын күңелдән теләнгән теләкләр тормышка ашарга тиеш.

Тәмле камыр ашлары әзерләп, якыннарыгызны сыйласагыз, бигрәк тә яхшы булыр.
2 июньдә чык белән юынган кеше чир-сырхаулардан котылачак, дигән ышаныч та бар.

Иртәгәсе көннең иң кызыклы сынамышы — юлыгызны җирән мәче киссә, сак булыгыз. Башка юлдан китү хәерлерәк икән, имеш...
Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев