19 сентябрьгә сынамышлар
19 сентябрь сынамышлары буенча, бу көнне өйдә тәртип һәм чисталык уранаштырсаң, гаиләдә ел буе иминлек, җитешлек хөкем сөрәчәк икән. 19 сентябрьне өйдә, якын кешеләр белән, җылы мөгамәләдә үткәрү хәерле санала.
Камыр ашлары әзерләү, өйгә яңа пешкән икмәк исләре чыгару бигрәк тә хәерле санала.
Бу көнне күптәнге эшләрен төгәлләп куйган кеше уңышка ирешәчәк.
19 сентябрьдә нишләргә ярамый:
көчсезләрне (балаларны, хатын-кызларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне) рәнҗетергә. Югыйсә каты авырырга мөмкин;
ачуланышырга, сүгенергә, мөнәсәбәтләрне ачыкларга - каршылык ел буена сузылачак;
алкоголь кулланырга — мондый эчемлекләр бәла китерергә сәләтле.
19 сентябрьгә халык сынамышлары:
агачлардагы бәс — карлы һәм салкын кышка;
көн җылы — салкыннар тиз генә килмәс;
урманда гөмбәләр күп — кыш озын һәм явым-төшемгә мул булачак;
иртән томан — аяз көнгә;
каеннар саргайган — кыш календарь вакытыннан алда килә;
иртәдән яңгыр яуса — көз яңгырлы һәм пычрак булачак;
көчле җил — кыш айларында чатнап торган салкыннарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев