Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

19 февраль сынамышлары

19 февраль сынамышлары буенча, иртәгә үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәт булуын теләп, догалар укырга кирәк.

Авырып торган балага 19 февральдә беренчегә бозаулаган сыерның сөтен эчерсәң, ул тиз арада савыгырга һәм киләчәктә сәламәт булырга тиеш дип ышанганнар.

Ирегезнең эчүе, аны эчкечелеккә этәрүче дуслары туйдырдымы? Иртәгә каен себеркесе алыгыз һәм, аларның хәләлегезнең тормышыннан югалуын, өегездән эчкечелек китүен теләп, идән себерегез.

19 февральдә төшләргә дә игътибар итәләр. 18 февральдән 19 февральгә каршы төндә нинди төш күрүегезне беркемгә дә сөйләргә ярамый. Бу төш 8 көннән соң чынга ашарга тиеш. Әгәр дә берәрсе көндез йоклап китсә, төшендә күргәннәре 6 елдан соң тормышка ашачак.

19 февральдә бер төстәге ике бозау туган икән – бу яхшы, ә хайваннарның төрле төсе күңелсезлекләр турында кисәтә, дип ышанган борынгылар.
19 февральдә көн җылытса, сыерлардан күп сөт көтәргә кирәкми, имеш.

19 февраль сынамышлары:
Салкын көн давыллы язны, эссе һәм коры җәйне хәбәр итә.
Әгәр таң алтынсу булса, алда көннәрдә яхшы һава торышы көтелә.
Бөгәрләнеп, аяклары белән борынын каплап яткан этләр салкыннар килүен кисәтә.
19 февральнең салкын булуы җылы март вәгъдә итә.
19 февраль җиле эссе һәм коры җәй турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев