Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

18 ноябрьгә сынамышлар

Иртәгә кылынган бер гамәл кыш буе авырулардан саклар.

Иртәгә кемгәдер кунакка барсагыз, күршегезгә керсәгез, анда савыт-саба юа, кулыгызга себерке алып, өй җыештыра күрмәгез! Кеше өендә тәртип, чисталык урнаштырсагыз, ул өй хуҗаларының барлык күңелсезлекләре сезгә күчәр. Ярдәм итүне башка көнгә калдырыгыз.

Иртәгә мөһим карарлар да кабул итмәгез. Мөһим документларга кул куймагыз. Уңышлы булмаска мөмкин.
18 ноябрьдә өегездә тәртип булсын. Бу көнне үз өегездә генераль җыештыру оештырсагыз, тормышыгызда проблемалар да кимергә тиеш.

Өегездә чисталык урнаштырганнан соң үзегезгә дә юынырга кирәк. Мунча керү бигрәк тә хәерле эш санала. 18 ноябрьдә мунча кергән кеше кыш буе авырмаска тиеш.

Иртәгә кызлар җирдән тимер акча ала күрмәсен, гомер буе ялгыз булырлар.
18 ноябрьдә ниндидер зур әйбер сатып алмагыз. Акчагыз әрәм генә булыр.

18 ноябрь сынамышлары:
Төнлә ерактан әтәч тавышлары ишетелсә, кар яисә яңгыр көтегез.
Бу көнне кар яуса, кыш карлы һәм салкын булыр.
Тал ботакларына бәс ятса, кыш озын булыр.
Кар тигез булып ятмаса, арыш уңар.
Көн аяз булып, җил төньяктан иссә, суыта.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев