18 апрельгә сынамышлар
Борынгылар бу көнне сөлгеләрне югач, тышка, саф һавага киптерергә элгән. Мондый сөлгеләрдән файдаланганнан соң кешенең сәламәтлеге арта икән. Әмма башка әйберләрне юарга ярамый.
18 апрельгә каршы төндә күргән төшләр кешенең ясарга ихтимал булган хаталарын, дөрес булмаячак эшләрен, үз тормышын боза торган моментларны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук бу көнне төштә катлаулы хәлдән ничек чыгу турында күрсәтмә булырга мөмкин.
Бу көнне туган балалар һәрвакыт дөреслек һәм гаделлек ягында тора. Үзләренекен генә түгел, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен дә яклыйлар, бигрәк тә алар белән гаделсез мөгамәлә иткәннәр дип санасалар. Шул ук вакытта мондый кешеләр көчле фантазиягә һәм үткен акылга ия, даими рәвештә башлангычлар күрсәтәләр, инновацион идеяләр тәкъдим итәләр.
18 апрельдә өй җыештырырга һәм чүп ташларга ярамый, имеш - торактан бәхет, уңыш, тынычлык чыгачак, диләр.
Бу көнне мәчене өйдән чыгарырга һәм кертергә ярамый икән, ышанулар буенча, чыккан-кергән мәче өйдән нидер урлануны алдан хәбәр итә.
18 апрельдә көтелмәгән, алдан планлаштырылмаган сатып алуларга күп акча сарыф итәргә кирәкмәс. Билгеләр буенча, финанс өлкәсендә «кара полоса» башланачак.
Иртәгә җилгә каршы озак барырга да ярамый икән, бу хәл кыенлыкларга, проблемаларга, тәртипсезлекләргә китерәчәк.
Сынамышларга ышансак, 18 апрельдә кул биреп күрешергә, саубуллашырга, бусагада яисә баскычта озак сөйләшергә ярамый, имеш, бу көнгә һәм якын киләчәккә булган планнар гамәлгә ашмаячак.
Халык сынамышлары буенча, 18 апрельдә көндез - җылы, ә төнгә таба салкын булса, һава озак вакыт җылы булачак.
Басуда тавышлар ачык ишетелә икән — яңгырга.
18 апрельдә яуган көчле яңгыр гөмбәле җәй вәгъдә итә.
Җылы яңгыр — мул уңышка.
Каеннан бик күп су акса, җәй яңгырлы булачак.
Карлыгачлар әле очып килмәгән булса, салкыннар әле бик озак торачак.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев