Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

18 апрельгә сынамышлар

Иртәгә җилгә каршы бармагыз!

Борынгылар бу көнне сөлгеләрне юган һәм тышка, саф һавага киптерергә элгән. Мондый сөлгеләрдән файдаланганнан соң кешенең сәламәтлеге арта икән. Әмма башка әйберләрне юарга ярамый.

18 апрельгә каршы төндә кергән төшләр кешенең ясарга мөмкин хаталарын, дөрес булмаячак эшләрен, үз тормышын боза торган моментларны күрсәтергә мөмкин. Шулай бу көнне төштә катлаулы хәлдән ничек чыгу турында күрсәтмә булырга мөмкин.

Бу көнне туган балалар һәрвакыт дөреслек һәм гаделлек ягында торалар. Үз мәнфәгатьләрен генә түгел, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен дә яклыйлар, бигрәк тә алар белән гаделсез мөгамәлә иткәннәр дип санасалар. Шул ук вакытта мондый кешеләр көчле фантазиягә һәм үткен акылга ия, даими рәвештә башлангычлар күрсәтәләр, инновацион идеяләр тәкъдим итәләр.

18 апрельдә өй җыештырырга һәм чүп ташларга ярамый, имеш - торактан бәхет, уңыш, тынычлык алып чыгарга була, ди.
Бу көнне мәчене өйдән чыгарырга һәм кертергә ярамый икән, ышанулар буенча, чыккан яки кергән мәче өйдән нидер урлауны алдан хәбәр итә.

18 апрельдә көтелмәгән, алдан планлаштырылмаган сатып алуларга күп күләмдә акча сарыф итәргә кирәкмәс. Билгеләр буенча, финанс өлкәсендә «кара полоса» башланачак.

Иртәгә җилгә каршы озак барырга да ярамый икән, бу хәл кыенлыкларга, проблемаларга, тәртипсезлекләргә китерәчәк.

Сынамышларга ышансак, 18 апрельдә кул биреп күрешергә, саубуллашырга, бусагада яки баскычта озак сөйләшергә ярамый, имеш, бу көнгә һәм якын киләчәккә планнар кирегә китәчәк.

Халык сынамышлары буенча, 18 апрельдә көндез җылы, ә төнгә таба салкын булса, һава озак вакыт җылы булачак.
Басуда тавышлар ачык ишетелә икән — яңгырга.
Борынгы күзаллауларга караганда, бу көнне гадәттә бик җылы була.
18 апрельдә яуган көчле яңгыр гөмбәле җәй вәгъдә итә.
Җылы яңгыр — мул уңышка.
Каеннан бик күп су акса, җәй яңгырлы булачак.
Карлыгачлар әле очып килмәгән икән — салкыннар әле бик озак торачак.

Фото: Булат Минһаҗев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев