Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

17 октябрьгә сынамышлар

17 октябрь сынамышлары ни сөйли?

Иртәгә кызлар таныш кешеләр белән генә аралашсын. Таныш булмаганнар белән сөйләшү күңелсезлекләргә китерергә мөмкин икән.

17 октябрьне өйдә үткәрү хәерле, дип саналган. Шуңа иртәгә сәбәпсез урамга чыкмаска тырышыгыз.

Бу көнне ял итә-итә эшләү дөрес булыр. Артык өзлекмәгез дә, эшсез дә утырмагыз. Авыр эшләргә тотынмый торыгыз һәм күп эшләмәгез.

Ә менә урманга барудан тыелып торсагыз була. Шүрәле-фәләннәрне очратуыгыз ихтимал икән. Ә инде урманга баруны берничек тә кичектереп булмаса, икмәк кисәгенә тоз сибеп, агач түмгәге өстенә куеп китегез.

Шундый сынамыш та бар: 17 октябрьдә туй үткәргәннәр еш талашып яшәячәк икән, имеш.

17 октябрь сынамышлары:

Кичтән офыклар бик кызыл булса, көчле җил көтегез.
Беренче кар төшсә, 40 көннән кыш киләчәк.
Кошлар йоннарын кабартса, һава торышы бозылачак.
Ат пошкырса, җылытачак, гырылдаса, көннәр начарланыр.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев