17 ноябрьгә сынамышлар
Борынгылар 17 ноябрьдә урамда “кара көчләр” йөри дип ышанган.
Шуңа кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска киңәш иткәннәр. Ә өйне яман күздән, сихер-бозымнан саклар өчен тәрәзә төбенә кызыл миләш җимешләре урнаштырганнар.
Иртәгә күршегез шырпы яисә башка ут кабызучы әйберләр сораса, бирмәгез. Өегездән уңыш китмәс.
17 ноябрь ялкауларны яратмый! Иртәгә эшсез тик утырмагыз. Ватылган әйберләрне төзәтеп куйсагыз, өегезгә иминлек килер.
Яңа күршеләр белән иртәгә танышмый тору хәерле. Яхшы мөнәсәбәтләр урнашмас.
Әгәр иртәгә хатыннар эчәргә яраткан ирләрен урамга чыгармый тыеп тора алсалар, ул ир яман гадәтен тиздән ташларга тиеш икән.
17 ноябрь сынамышлары:
Иртәгә сыер сауганда игътибар итегез: сыерның җилене җылы булса, җылытачак. Салкын икән — салкыннар көтегез.
Диңгез дулкыннарына охшаган болытлар көннәр бозылачагын хәбәр итә.
Тавыклар кыткылдап, йоннарын чукый, урам уртасында эре генә йөри икән, тиздән кар явачак.
17 ноябрьгә туй билгеләмәү хәерле. Уртак тормыш уңышлы булмаска мөмкин.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев