Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

16 сентябрьгә сынамышлар

Халык сынамышлары буенча, бу көн хезмәт һәм өй эшләре өчен уңышлы вакыт саналган.

Борынгы сынамышлар буенча, бу көнне бәлеш өсте мичтә тиз алсуланса, көз - коры, ә кыш йомшак була икән.
Урманда бик күп чебен гөмбәләре барлыкка килсә, дымлы һәм озын көзгә әзер булыгыз.
Саескан ишек алдында кычкыра икән, кунаклар килүен яисә һава торышының үзгәрүен көтегез.
Ишек алдында эт җирдә аунаса — яңгырга.
Чыршы гадәттәгедән көчлерәк шауласа — салкынайта.

16 сентябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?
Халык сынамышлары буенча, бу көн хезмәт һәм өй эшләре өчен уңышлы вакыт саналган. 16 сентябрьдә ялкауланмыйча, намус белән эшләгән кешенең ел буе муллык белән тәэмин ителәчәгенә ышанган борынгылар.
Бу көнне өйне җыештыру, кирәкмәгән әйберләрдән арыну хуплана. Өйне, каралты-кураны чүп-чардан азат итеп, кеше яңалыкка һәм яхшылыкка юл ача, ди.

16 сентябрьдә акча белән бәйле сынамышларга аерым әһәмият бирелә. Матди иминлекне җәлеп итү өчен яңа акча янчыгы сатып алыгыз. Кызыл, көрән яисә сары төсләрне сайлау хәерле. Акча янчыгына бер эре купюра салып, аулак урынга алып куялар. Аны җиде көннән соң гына кулланырга кирәк икән, бу вакыт эчендә акча “көч туплый”, ди...

16 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?
Кызларга бу көнне кояш баегач өйдән чыгарга киңәш ителми. Караңгыда аларны җен-фәләннәр урманга алып китәргә мөмкин, имеш. Әгәр дә бу җан ияләре чибәр кызны сихерләсә, аның сөйкемлелеген югалту куркынычы бар һәм ул чын мәхәббәтен очрату мөмкинлегеннән мәхрүм калачак икән.

16 сентябрь мәхәббәт белән бәйле эшләр өчен уңайсыз көн булып саналган. Яңа танышулар, хисләрне белдерү, яучылар җибәрү яисә туйлар үткәрү якын киләчәктә сүзгә килешүләр һәм аерылышу вәгъдә итә дип санаган борынгылар.

16 сентябрьдә сабырлык күрсәткән кешеләргә якын киләчәктә уңыш елмаерга тиеш, шуны белегез!

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев