16 майга сынамышлар
Иртәгә ирегезне бакчага чыгара күрмәгез!
Борынгыларның сынамышларына ышансак, мул уңыш алыр өчен 16 майда бакчада хатын-кызлар эшләргә тиеш. Шулай да ирләр тик утырмасыннар. Аларны башка эшләргә җәлеп итәргә кирәк бүген.
Иртәгә сөт белән бик сак булырга кирәк. Аз гына түгелгән сөт тә проблемаларга, талашуларга китерергә мөмкин икән.
16 майны күңелсезләнеп үткәрергә ярамый! Югыйсә, янә 40 көн елмаерга сәбәп булмас.
16 майда төзелеш эшләре белән шөгыльләнмәү хәерле. Уңышлы булмас.
Иртәгә нидер сатып алырга да ашыкмагыз. Уңышлы булмаска мөмкин.
Акчалы булырга теләсәгез, сызгырмагыз!
Идәнне ике себерке белән себермәгез, байлыгыгызны себереп чыгарасыз, имеш.
Кояш баеганчы чүп түкмәскә тырышыгыз бүген. Иминлек китмәс.
Иртән иртүк җырламагыз! Кичтән еламассыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев