Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

14 июньгә сынамышлар

Иртәгә, 14 июньгә, гашыйклар хисләрен яшермәсен!

Тормышыгызга бәхет җәлеп итәсегез килсә, иртәгә җиң сызганып, җыештыру эшләренә керешегез. Моңа кадәр кул җитмәгән почмаклардан да тузанны сөретегез, кирәкмәгән әйберләрдән арыныгыз.

14 июньдә урманга чыгып, дару үләннәре җыю да бик хәерле эш санала икән.
Ир-егетләр, сөйгәннәрегезне үпкәләткән булсагыз, иртәгә һичшиксез гафу үтенергә кирәк! Хәтта үзегезне гаепле тоймасагыз да. Югыйсә, сәламәтлегегез белән проблемалар башланырга мөмкин.

Гашыйклар бүген хисләрен яшермәсен! Сөюегезнең көчле икәнен белдерсәгез, мәхәббәт эчендә, матур тормышта яшәрсез.
Кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә бик таныш булмаган егетләрнең артык “сайрап”, күңелләрен яуларга тырышуларына ышанмасын. Алданырга мөмкиннәр.

Иртәгә койма кую белән шөгыльләнми торыгыз. Башка көнгә калдырыгыз.
Иртәгә төнлә күргән төшегезне кайчан онытасыз, ул шунда чынга ашачак.

14 июньдә туган кешеләрнең тормышы да үзенчәлекле була икән. Алар бар нәрсәгә дә ашыкмыйча гына, соң ирешә. Соңлап гаилә кора, йорт сала. Алмаз ташы аларга бәхет китерә.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев