Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

14 июньгә сынамышлар

Ир-егетләр иртәгә сөйгәннәреннән гафу үтенсен!

Тормышыгызга бәхет җәлеп итәсегез килсә, иртәгә җиң сызганып, җыештыру эшләренә керешегез. Моңа кадәр кул җитмәгән почмаклардан да тузанны сөретегез, кирәкмәгән әйберләрдән арыныгыз.

 

14 июньдә урманга чыгып, дару үләннәре җыю да бик хәерле эш санала икән.

Ир-егетләр, сөйгәннәрегезне үпкәләткән булсагыз, иртәгә һичшиксез гафу үтенергә кирәк! Хәтта үзегезне гаепле тоймасагыз да. Югыйсә, сәламәтлегегез белән проблемалар башланырга мөмкин.

 

Гашыйклар иртәгә хисләрен яшермәсен! Сөюегезнең көчле икәнен белдерсәгез, мәхәббәт эчендә, матур тормышта яшәрсез.

Кияүгә чыкмаган кызлар бүген бик таныш булмаган егетләрнең артык “сайрап”, күңелләрен яуларга тырышуларына ышанмасын. Алданырга мөмкиннәр.

Иртәгә койма кою белән шөгыльләнми торыгыз. Башка көнгә калдырыгыз.

 

Иртәгә төнлә күргән төшегезне кайчан онытасыз, ул шунда чынга ашачак.

14 июньдә туган кешеләрнең тормышы да үзенчәлекле була икән. Алар бар нәрсәгә дә ашыкмыйча гына, соң ирешә. Соңлап гаилә кора, йорт сала. Алмаз ташы аларга бәхет китерә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев