14 февральгә сынамышлар
Иртәгә урамда яныгызга мәче килсә, тормыш юлдашыгыз хыянәт итәчәк, имеш. Ә эт килсә, киресенчә, сөйгәнегез тугры иптәш булачак икән.
Иртәгә нинди гамәлләр хәерле санала?
Гаилә белән җыелышып кич утыру. Бер-берегезгә җылы сүзләр әйтегез, үткәннәрне искә алыгыз, киләчәккә планнар төзегез.
Үпкәләрне оныту, сүзгә килешкән кешеләр белән дуслашу. Кәгазьгә барлык үпкәләрегезне язып, хәвефсез урында яндырсагыз, җиңел булып калачак.
Рухи яктан баетучы әдәбият уку. Догаларга мөрәҗәгать итсәгез дә күңелегез тынычланганын тоярсыз.
Файдалы үләннәр төнәтелгән салкынча су белән юыну. Тән генә түгел, җан да чистарып киткән кебек булыр.
Иртәгә нишләргә ярамый?
Кычкырып талашмагыз. Авыр сүзләр әйтүдән, конфликтлардан читләшегез. Негатив энергия рухи чистаруыгызга комачаулаячак.
Якыннарыгызны онытмагыз. Өлкәннәргә игътибарлы булыгыз, хәстәрлек күрсәтегез.
Меланхолиягә бирелмәгез. Бу көн яңару һәм тынычлык өчен тәгаенләнгән.
Матди мәсьәләләр белән генә шөгыльләнмәгез. Көнкүреш борчылуларына рухи аралашуга комачаулык итәргә юл куймагыз.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев