Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

13 майга сынамышлар

Иртәгә тормышыгызга байлык җәлеп итә аласыз.

Борынгыларга ышансак, финанс проблемалары китсен, акчага беркайчан да кытлык кичермәс өчен 13 майда тәрәзә төбенә акчалар куярга кирәк. Аларга кояш нурлары төшеп торсын. Кич, кояш баегач кына, бу акчаларны алып куярга. Болай иткән кешенең ел буе акчасы мул була икән.

13 майда ишеккә ялгыш килеп бәрелгән кешегә дә көтелмәгән байлык киләчәк, имеш.
Иртәгә туган бала гомере буе сәяхәт итәчәк.

Бусагагызга мәче баласы утырса, яхшы хәбәрләргә әзер булыгыз.
13 майда юлда яткан кулъяулык күрсәгез, тиздән яклаучы, ярдәм итүче мәртәбәле кешегез барлыкка киләчәк. Ләкин ул кулъяулыкны алырга ярамый.

Иртәгә үткәннәрне искә алмагыз, элекке күңелсезлекләр, проблемалар кайтырга мөмкин.
13 майда кызыл кием кию ярамый икән. Югыйсә, ел буе ялгыз булачаксыз.

Иртәгә ремонт белән дә шөгыльләнмәгез. Ул уңышлы булмаячак, барлык нәрсәне яңадан эшләргә туры киләчәк.
13 май ялкауларны яратмый! Бу көнне ялкауланган кеше ел буе бил бөгәчәк, ди.

Гомерегезне ялгыз үткәрәсегез килмәсә, иртәгә беркая да соңга калырга тырышмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев