Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

13 гыйнварга сынамышлар

Сынамышларны дөрес үтәсәгез, тормышыгызга байлык, иминлек, матурлык, сөю килергә тиеш...

13 гыйнвардан 14енә каршы төндә искечә Яңа елны каршы алалар. Борынгылар аңа зур игътибар бүлгәннәр. Ни өченме? Гади көн түгел ул.

Өйгә акча керсен өчен иртәгә мендәр астына тимер акча салып йоклагыз.
Кияүгә чыгарга теләгән кызлар 13 гыйнварда көзгеләр чагылышында булачак ирләренең сурәтен күреп калырга мөмкин, имеш.

Иртәгә тәмле сыйлар әзерләргә, якын кешеләр белән матур һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә кирәк. Өстәлдә ит һәм балык ризыклары хуплана. Сыйлар никадәр юмарт, ел шулкадәр уңышлы булырга тиеш икән.

Иртәгә төнлә алдагы җәйнең нинди булачагын белергә мөмкин. Җил көньяктан иссә, җәй эссе булачак. Иске Яңа еда төньяктан искән җил көйсез җәй вәгъдә итә.

Җил көнбатыштан иссә, балык һәм сөт күп булачак икән. Көньяктан искән җилгә дә сөенегез — җиләк-җимеш, яшелчә мул булачак!
Иске Яңа елда агачларда бәс күп булса, бал уңышы яхшы булырга тиеш.

13 гыйнвар талаш-ызгышларны яратмый. Бу көнне башланган сүзгә килешү ел буена сузылырга мөмкин.
Иртәгә вак акча санамагыз, бурычка бирмәгез. Югыйсә, акчасызлык килергә мөмкин.

Иске Яңа елда юмартлык күрсәткәннәргә иминлек, уңыш киләчәк дип санала.
13 гыйнварда караңгы киемнәрдә йөрмәгез. Көненә өч тапкыр кием алыштырган хатын-кызлар ел буе бик гүзәл булырга тиеш, имеш.

Ә менә ирләр бу көнне каеш-билбауларын югалтырга тырышмасын. Югыйсә хатыннары башка ир-егетләргә күз салырга мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев