Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

13 августка сынамышлар

Борынгылар 13 августта һава торышын күзәткән: аяз һәм коры булса, җылы көз көткәннәр, ә яңгыр яуса, дымлы һәм салкын сентябрьгә әзерләнгәннәр.

Бу көнне башка сынамышларга да игътибар иткәннәр:
су өстендә куе томан — гөмбәләргә;
төнлә җил булмаса, җылы һава торышы урнашачак;
җил көчәйсә - кыш карлы килә.

13 августта нәрсә эшләү хәерле?
Борынгылар 13 августта шифалы үләннәр җыя башлаган, чөнки бу вакытка үсемлекләр тереклек көченә ия була дип ышанганнар. Авылларда җитен әзерләгәннәр һәм ашлык запасларын тикшергәннәр.

Бу көнне бакчадан шалкан алганнар. Ул крестьян өстәлендә төп ризыкларның берсе саналган. Бу ризык туклыгы буенча бәрәңгене тулысынча алмаштырган. Шалканны төрлечә пешергәннәр, ашка салганнар, хәтта татлы ризыклар да әзерләгәннәр, күршеләрне, дусларны сыйлаганнар. Шулай ук, бу көнне кышка башка яшелчә һәм җиләк-җимеш запасы да тупланган.

Гомуммән, 13 августта юмарт булу бик хәерле эш икән. Ул гаиләгә уңыш, бәхет җәлеп итәчәк. Бу көнне кешеләр кунак чакырган, үзләре дә кунакка йөргән.

 

Халык традицияләре буенча 13 августта эшләргә ярамаган гамәлләр дә бар.
Мәсәлән, иртәгә талашырга тырышмагыз. Конфликт бөтен көзгә сузылыр дип саналган.

Иртәгә башкаларны сыйлаудан баш тарту да кирәкмәс. 13 августта күрсәтелгән саранлык ярлылыкка әйләнер дип ышанганнар.

Кояш баегач басуда яисә бакчада эшләү арыганлык һәм авырулар китереп чыгарырга мөмкин икән.
Төзелеш эшләре белән шөгыльләнүне, яки яңа эшләр башлауны иртәгә кичектереп торыгыз. Барысы да алдан уйланылганча бармаячак.

Иртәгә иске дусларны игътибарсыз калдырмагыз, алар белән очрашуны кичектермәгез, чөнки аны язмыш үзе билгеләгән!
Ерак юлга 13 августта чыкмый тору хәерле, сәяхәт тоткарлыкларга һәм күңелсезлекләргә әйләнергә мөмкин.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев