12 августка сынамышлар
Иртәгә, 12 август, көнне күп ашарга кирәк түгел.
12 августта нәрсә эшләргә ярамый?
Бу көнне әрекмән яфракларын йолыкмагыз, алданырсыз. Искәрмә — буыннар авыртуыннан интегүче кешеләр.
Иртәгә артык ашарга да ярамый. “Корсак бәйрәме” үткәрүчеләр финанс проблемалары белән очрашачак.
12 августта үсемлекләрне күчереп утырту өчен җир сатып алырга киңәш ителми, югыйсә, алар һәлак булачак.
12 августта нәрсә эшләргә кирәк?
Әгәр сезнең терлегегез бар икән, аны, һичшиксез, төнгелеккә ябарга кирәк. Ата-бабалар бу төнне урамнарда хайваннарга зыян китерергә мөмкин булган явызлык йөри дип санаган.
Бу көнне элек яланаяк үлән өстендә йөргәннәр, чөнки 12 августта үсемлекләр гаять зур көчкә ия була икән. Иртән яланаяк үлән өстеннән йөгереп чыккач, сәламәтлегеңне арттырырга мөмкин, ди.
Бу көн, шулай ук, өй эшләре — ашарга пешерү, җыештыру, кер юу өчен дә бик яхшы туры килә.
12 августны файдалы уздыручыны бәхет һәм иминлек көтә!
Иртәгә теләсә нинди башлангычлар хуплана, шуңа күрә озакка кичектереп торганнары белән дә шөгыльләнергә мөмкин.
12 августта һава торышына халык сынамышлары:
Әгәр бу көнне бөҗәкләр тешләшсә, яңгыр булачак.
Таң алдыннан җемелдәгән йолдызлар — болытлы һава торышына.
Бу көнне көчле җил иссә, икенче көнне болытсыз булачак.
Йомшак җилдә күк йөзенең катламлы түбән болытлар белән тоташ каплануы — яхшы һава торышына.
Әгәр тавыклар мөмкин кадәр югарырак менәргә тырыша икән, яшен булачак.
Мәче, койрыгын артка ташлап, бүлмә уртасында йокласа — җылыта. Мәче күп юынса да яхшы һава торышы булырга тиеш.
Августта еш яшенле яңгырлар — озын көзгә.
Миләшнең күпләп өлгерүе — яңгырлы көзгә һәм иртә салкын кышка.
Төшләр ни сөйли?
12 августка каршы төндә төшләр безнең яшерен сәләтләребезне күрсәтә. Әгәр төшегездә сәхнәдә нотык белән чыгыш ясыйсыз, ә чынбарлыкта, гадәттә, халык алдында булудан качасыз икән, димәк, якын арада сезгә куркуларыгызны җиңәргә кирәк. Шуннан соң сезнең тормыш яхшы якка үзгәрергә тиеш.
Әгәр бу төнне төшегездә кемнедер коткарсагыз, бу кешенең үзенчәлекләренә игътибар итегез. Мөгаен, алар сезнең үз кимчелекләрегезнең чагылышы булыр. Сезгә, әлбәттә, алардан котылырга кирәк. Никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак.
11 августтан 12 августка күргән төш 10 көндә тормышка ашарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев