Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
сынамышлар

12 апрельгә сынамышлар

Иртәгә якты, чагу төсләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Моның сере бар!

12 апрельдә караңгы төсләрдә киенсәң, бәхетсезлек җәлеп итәсең, дип ышанган борынгылар.

Иртәгә өй иясенә игътибар бирергә кирәк икән. Өйнең берәр почмагына аның өчен “тәмлекәч” куегыз. Мәсәлән, кәнфит яисә татлы камыр ризыгы. Ботка да ярый.

12 апрельдә төнгелеккә барлык тәрәзәләрне ябып йокларга киңәш ителә.

Иртәгә гаиләдә мөнәсәбәтләр ачыкларга тырышмагыз, сабыр булыгыз. Кеше тикшерергә, гайбәт сөйләргә дә ярамый, яман сүзләр үзеңә әйләнеп кайтачак икән.

Иртәгә кемнедер рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз, ел буе күңелсезлекләр көтәргә мөмкин.
Серләрегез кешегә ачылмасын, дисәгез, ишек төбендә чүп калдырмагыз.

Иртәгә юлда нидер тапсагыз да шатланырга ашыкмагыз. 12 апрельдә никадәр табасың, шуннан күбрәк югалтасың икән, дигән сынамыш та бар...
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев