11 сентябрьгә сынамышлар
Иртәгәсе көн сынамышлары белән танышыгыз
Сынамышларга ышансак, иртәгә шалкан уңышы җыярга ярамый.
Шулай ук 11 сентябрьдә шәраб эчү, табын артында күңел ачу тыела.
Иртәгә энә, кайчы, пычак кебек әйберләр белән эш иткәндә сак булыгыз. Алган яра бик озак төзәлә икән.
Кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә әниләре башлаган эшне төгәлләп куярга тырышмасын. Мәсәлән, әниләре артыннан савыт-саба юып бетерергә һәм башка эшләр. Кияүгә озак чыга алмаслар.
Иртәгә башы авырткан кешеләр догаларга мөрәҗәгать итсен. Файдасы тиячәк.
11 сентябрьдә күк күкрәсә, көннәр җылы торачак.
Кич бер төркем кара каргалар очканын күрсәгез, һава торышы яхшы булачак.
11 сентябрьгә агачларда яфраклар бик аз калса, кыш салкын килер.
11 сентябрьгә каршы төндә күргән төш 11 көн эчендә чынга аша. Әгәр төшегез начар икән, чынга ашмасын өчен аны аккан суга сөйләгез.
Фото: Булат Минаҗев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев