11 ноябрьгә сынамышлар
11 ноябрьне ялгызлыкта да, таныш булмаган кешеләр белән дә үткәрергә ярамый.
Иң яхшысы — бу көнне гаиләдә тәмле ашлар белән сыйланып, сөйләшеп-аралашып үткәрү. Якыннарыгыз белән шатлыкларыгызны да бүлешегез, күңелсезлекләрегез турында да сөйләгез. Болай итсәгез, бәла-казалар урап узар, гаиләгездә татулык хөкем сөрер.
Бүген табын корганда игътибарлы булыгыз. Моның белән кияүдәге хатын-кызлар шөгыльләнсен. Кияүгә чыкмаган кыз табын корса, бик озак парлы була алмас.
Хатын-кызларга 11 ноябрьдә “буш муен” белән йөрергә ярамый икән. Муенса яисә матур чылбыр тагарга кирәк. Ә кызыл төймә таккан гүзәл затларны барлык яклап уңыш көтә!
Бүген өегезгә таныш булмаган кешене кертмәгез. Балаларның берүзләрен калдырмаска тырышыгыз. Таныш булмаган кешене күргән бәләкәчләр тынгысызга әйләнәчәк.
11 ноябрь сынамышлары:
Болытлар түбән йөзсә, суытачак.
Күгәрченнәр гөрләшә икән, һава торышы яхшы булачак.
Каргалар каты кычкырышса, салкыннар килә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев