11 гыйнварга сынамышлар
Бүген... учак ягыгыз! Ни өченме?
11 гыйнварда ялгыз калып, тынычлыкта утырып алырга, уйланырга вакыт тапсагыз, хәерле санала. Табигатьнең безгә күкләр тарафыннан бирелгән искиткеч могҗизасы икәнлеген иртәгә искә төшерү хәерле булыр.
Көннәрегез җиңелләрдән түгел икән, бүген ихлас ярдәм итәргә теләүчеләрнең ярдәмен кире какмагыз, рәхмәт белән, Ходай бүләге итеп кабул итегез.
Иртәгә мөмкин булганча мохтаҗларга да ярдәм итәргә кирәк.
11 гыйнварда кара көчләр дә активлаша дип ышанган борынгылар. Шуңа яман сүзләр сөйләргә, сүгенергә ярамый. Югыйсә тормышыгызга күңелсезлекләр килергә мөмкин.
Бүген урманга барудан тыелып торыгыз. Ерткычлар очрарга яисә бик өшергә мөмкин икән.
Караңгы төшкәч, сәбәпсез өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителә.
11 гыйнварда гыйнварда яңа эшләр башламый торсагыз да була. Алар уңышлы булмаска мөмкин.
Бүген күрәзәлек кылу дөрес булырга мөмкин икән. Аеруча ялгыз хатын-кызлар булачак ярларын белергә теләсәләр.
Бүген балаларыгыз өчен догалар укыгыз. Балалар өчен яхшы теләкләр тормышка ашарга тиеш.
Барлык күңелсезлекләрдән, чир-сырхаулардан котыласыгыз килсә, бүген ихатагызда учак ягыгыз һәм күңелегезне борчыган бөтен нәрсәнең янып бетүен теләгез.
11 гыйнвар сынамышлары:
Көн болытсыз булып, җил төньяктан иссә, салкыннар көтегез.
Җил исмәсә дә, төтен җиргә ята икән, кар явачак.
11 гыйнвардагы буран яңгырлы июль вәгъдә итә.
Тәрәзәләр тирләсә, җылытачак.
Кояш томанга баеса, буран чыгачак.
Гыйнвар коры булып, елгаларда су кимесә, җәй коры һәм эссе булачак.
Ат басып йокласа, салкынайта. Ятса — җылыта.
11 гыйнвар җылы булса, яз иртә киләчәк.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев