Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ветераннар кабат сафка баса

Предприятиеләрнең башлангыч ветеран оешмалары арасындагы спартакиада тимераякта узышу белән ачылды.

Мондый спартакиаданы үткәрү инициативасы белән район ветераннар советының спорт бүлеге җитәкчесе Валентина Якупова чыкты. Аның сүзләре буенча, предприятиеләр командаларының төп өлеше шәһәрдә инде бишенче елын эшләп килүче сәламәтлек төркеме әгъзаларыннан тора. "Баулынефть" идарәсе командасы әгъзасы Әнисә Хөснетдинова, мәсәлән, тимераякка күптән түгел генә бастым, йөзә дә белмим, әмма хәзер, спартакиадада катнашу өчен, өйрәнәчәкмен, ди.
Ел дәвамында дартс (ноябрь), йөзү (декабрь), шашка һәм шахмат (гыйнвар), өстәл теннисы (февраль), чаңгы (март), җиңел атлетика (апрель) буенча ярышлар үткәреләчәк. Спартакиада май аенда "Күңелле стартлар" белән төгәлләнәчәк.
Тимераякта узышуда социаль яклау идарәсе, мәгариф бүлеге, "Баулынефть" идарәсе, "Алойл" ЯАҖ, ОРС, Боз сарае, РУЭС ветераннар командасы катнашты. Ир-атлар арасында беренче булып Марсель Мәрданов ("Алойл" ЯАҖ) килде, икенче урында Юрий Леонов (ОРС), өченчедә - Альберт Галиев (мәгариф бүлеге). Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Сәрия Садриева (ОРС) иреште, икенче һәм өченче урыннарда - Надежда Александрова һәм Таисия Зеленовская (социаль яклау идарәсе). Команда зачетында беренче урынга ОРС ветераннары лаек булды, икенче һәм өченче урыннарны социаль яклау идарәсе һәм "Алойл" ЯАҖ яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев