Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате
8 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар.
Хөрмәтле татарстанлылар!
8 нче сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулары үтәчәк.
Сайлау кампаниясе тыныч узды.
Сез күп кенә наказ җиткердегез. Алар барысы да эшкә алынды.
Без республика программалары буенча эшләүне дәвам итәбез.
Яңа «Безнең ишегалды» республика программасын әзерлибез. Аны тормышка ашыру өчен 50 млрд сум карала. 3 ел эчендә һәр ишегалдын тәртипкә китерергә җыенабыз.
Авыл халкы өчен 4 медицина комплексы мобиль поликлиника эшкә кереште.
Бу икътисади үсешкә күрә мөмкин булды. Әмма проблемалы сораулар аз түгел. Без аларны хәл итәчәкбез.
Безгә сездән ярдәм кирәк.
Безгә эшчән, эшкә сәләтле парламент кирәк.
Сезне:
- 8 нче сентябрь көнне сайлау участокларына килергә чакырам
- Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирергә сорыйм. Сезгә бик зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев