Якташыбызны бүләкләделәр
Мәдәният

Якташыбызны бүләкләделәр

Казанның Игенчеләр сараенда тантаналы төстә якташыбыз җырчы , композитор, көрәшче Вил Усмановны юбилее белән тәбрик иттеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин аңа алтын билге һәм рәхмәт хаты тапшырдылар.

Фото: Вил Усмановның шәхси архивыннан


Нет комментариев