Җырчы социаль челтәрдәге рәсми төркемендә сөенечле хәбәре белән уртаклаша.
Ришат Төхвәтуллинга, җыр сәнгатен үстерүгә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен, Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгән.
" Шатлыклы хәбәрем белән уртаклашам, дусларым! Бу олы бәяне биргәнгә чиксез шатмын. Тугры тамашачыларым! Сез булмасагыз, мин бу үрләргә ирешә алмас идем! Сез булганга-мин бәхетле! " - дип яза җырчы.
Ришат Төхвәтуллин шәһәребездә беренче тапкыр ике ел элек чыгыш ясады, таләпчән Баулы тамашачысы аны бик җылы кабул итте http://bavly-tat.ru/index.php/news/k%D3%A9n-temasyi/rishat-thvtullin-baulyi-halkyin-sir-itte
Былтыр Баулыга концерт белән килгәч, җырчы хәбәрчебезгә интервью бирде http://bavly-tat.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/rishat-thvtullin-shndn-kitm
19-20 сентябрьдә Ришат Төхвәтуллин Баулы тамашачысына яңа концерт программасын тәкъдим итәчәк
Нет комментариев