Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эшенә бәйрәмгә барган кебек бара

Бүген Россиядә Китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул 25 елдан артык китапханәләр системасында эшләүче Гөлназ Габдриеваның да һөнәри бәйрәме.

Гөлназ Габдриева китапханәдә һөнәри эшчәнлеген оператор буларак башлап җибәргән. 25 ел дәвамында хезмәт баскычыннан күтәрелә барган, китапханәче, методист булып эшләгән. Һәм менә ун елдан артык ул Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханә процессларын автоматлаштыру секторы мөдире булып эшли, бер үк вакытта персонал белән идарә итү белгече вазифасын да башкара.

“Үз эшемне бик яратам, – ди Гөлназ. – Күпләр китапханәдә эшләүне күңелсез дип уйлый. Мин бу фикер белән килешмим. Китапханәдә эшләү – тоташ бәйрәм ул. Китапханәчеләр – актёр да, сценарий язучы да, режиссёр да. Мин әле кичәләр алып баручы, фотограф, тавыш операторы, дизайнер һәм видеомонтажер белгечлекләрен дә үзләштердем.

Гөлназ Габдриеваның әнисе дә гомере буе китапханәдә эшләгән.

“Әниемнең үз эшен яратып башкаруы, хезмәтенә тугры калуы минем һөнәр сайлавыма йогынты ясамый калмады. Мин үземне белә белгәннән бирле аның эш урынына – китапханәгә килә идем.Сежлем дщ шул юлны сайлады. Ул Лениногорск үзәк балалар китапханәсе мөдире булып эшли”, – ди Гөлназ. 

Гөлназ Габдриева тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары 2021 елда Казан федераль университетын тәмамлаган, инженер-программист булып эшли. Улларына 15 яшь, робот техникасы һәм программалаштыру белән мавыга. Ә тормыш иптәше нефтьче булып эшли.

“Мин иҗади кеше, һәрвакыт эзләнүдә. Иҗади хыялларымны тормышка ашырып яшим. Мавыгуларым күп. Аларның һәрберсе күңелемә үзенчә якын. Иң яраткан шөгылем – зур чәчәкләр, торшерлар, яктырткычлар ясау”, – ди Гөлназ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев