Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Баулының кечкенә сандугачы республика бәйгесендә сынатмады

Баулыдан Дарина Шилова «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесендә 3 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды! Дарина әлеге конкурста ел саен катнаша, быел да сынатмаган.

Дарина җиде яшеннән бирле зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Аның остазы Баулының сәнгать мәктәбе укытучысы Фира Әсфәндияровна Тимербаева. Дарина кыска гына иҗат юлында “Илһам чишмәсе”, “Страна поющего соловья», «Созвездие – Йолдызлык» республика бәйгеләре җиңүчесе. Ул районда һәм шәһәрдә узган чараларда да актив катнаша. Кечкенә генә булуына карамастан, аның үз тавышы, йөзе һәм урыны бар. Баулы тамашачысы инде Даринаны җырчы кыз буларак күптән белә.

– Мондый да зур, мәртәбәле, дәрәҗәле конкурста  тугыз яшьлек оныгыбыз 3 нче урын алгач, бу инде зур җиңү дип сөендек!!! Узган ел Даринабыз 1 нче урын алган иде! Ә быел без репертуарны бик дөрес сайламаганбыз дигән нәтиҗәгә килдек... «Әдрән диңгез» җыры авыррак булды, җырның  характерын да бик нык аңлап җырларга кирәк, – дип сөйләде “Баулы- информ” хәбәрчесенә Даринаның дәү әнисе Римма Яруллина. – Бәйгедә көчле жюри: Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Идрис Газиев, Фердинанд Сәләхов – барысы да атказанган татар милләтенең йөзек кашлары, халык җырчылары, халык артистлары. Барлык чыгышларны карап, дөрес итеп бәя биргән жюри әгъзаларына зур рәхмәт.

Баулы данын яклап, таланты аша зур баскычларга менәргә омтылучы кечкенә Баулы сандугачына уңышлар телисе генә кала.

Фото: Римма Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев