Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулыда Өлкәннәр көне “Балкыш” фестивале гала-концерты белән үрелеп үтте

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур концертлар залында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең гала-концерты узды. Концерт Өлкәннәр көне кысаларында барды.

Концерт башланыр алдыннан залга җыелган өлкән яшьтәге баулыларны район башлыгы Рамил Гатиятуллин бәйрәм уңаеннан тәбрик итте.

– Бүгенге көндә безнең районда унбер меңгә якын пенсия яшенә җиткән кеше яши, – диде район башлыгы. – Ике меңгә якын эшләүче пенсионерлар бар. Бу өлкән яшьтәге райондашларыбызның хезмәт сөючәнлеге, район тормышында актив катнашулары турында сөйли. Аларның күбесе район, республика күләмендә үткән чараларда катнашып, районыбыз данын яклыйлар. Төрле бәйге, фестиваль, грант программалары буенча уңышларга ирешәләр. Бүгенге көндәге пенсионерларыбызның өченче буын университетында белем алып төрле яктан камилләшүләре дә хөрмәткә лаек. Ул гына да түгел спортта да сынатмыйлар алар. Ә бүгенге гала-концерт шуның ачык мисалы булып тора.

 Озак еллар районга фидакарь хезмәт иткән, бүгенге көндә дә ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы Кызылъяр авылы ветераннар оешмасы рәисе Сиринә Вәлиева, район ветераннар Советының президиум әгъзасы Наҗия Дәүләтхуҗина, “Россия пенсионерлар Союзы”ның Баулы бүлекчәсе рәисе Альбина Сәмигуллина район башлыгы кулыннан мактау билгесе белән бүләкләнделәр.

Милләтебез алдында олы хезмәт башкарган, татар телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсен җитәкләгән Рәзинә Шараева Татарстан Республикасы премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шурасының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шулай ук район тормышындагы актив эшләре белән аерылып торган  берничә баулылыга ветераннар Советының мактау грамотасы да тапшырылды. Котлау һәм тәбрикләүләр ветераннарның гала-концерты чыгышлары белән дәвам итте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ