Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы редакциясендә китаплар сатыла

Яңа табадан гына төшкән, буяу исе аңкып торган татарча китап укырга яраткан кешеләр “Баулы-информ”га мөрәҗәгать итә ала. Редакциягә яңа китаплар кайтты.

Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән “Әтием кайда, Суслонгер?!.” дигән повесте Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана. Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә. “Күкеле сәгать” хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.

“Әтием кайда, Суслонгер?!” әсәреннән бер өзек:

“...Шәйхиен танымады Рәхимә! Киемнәре сәләмә, үзе коры сөяккә калган. Әле ярый, хатынын күргәч, елмаеп җибәрде, шул елмаюыннан төсмерләде. Ләкин икесе дә, ни дип әйтергә дә белмичә, бер-берсенә карашып тик басып тордылар. Аптырагач, Рәхимә буш кулларын күтәреп күрсәтте. Көчәнеп елмайгандай итте. Шәйхи дә һаман елмая, хәленең шәп түгеллеген хатынына сиздерәсе килми, имеш. Бүлмәдә икәү генә иделәр. Шәйхи, хатынын агач сәкегә утыртты да:

– Ә син, Рәхимә, борчыла күрмә тагы! Монда бөтен кеше шулай. Бер мин генә түгел. Күрәсең бит. Сугыш! Гитлер кабахәт! Борчылма син. Мин менә үзем борчылам әле, шулкадәр ерак юлга ник чыгасы иттең? – диде.

Рәхимә ирен кочаклап алды. Башыннан сыйпады, күкрәгенә кысты. Күкрәкләре янә сөт белән тулган. Монда күпме күрештерәселәрен белгән юк, шуңа күрә ул, ашыгып: – Ишек бикләнәме икән? – дип сорады һәм, үзе тикшереп килеп, аның элгечен эләктергәч, янә Шәйхие янына утырды...”

Китап алырга теләүчеләр, редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.

Фото автордан.

Реклама

16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев