Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районы ике грант откан

Президент Мәдәни инициативалар фонды җиңүчеләре арасында Татарстаннан 77 проект бар. Икесе — безнең районнан.

Мәдәни инициативаларның грант конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы хәбәр итә.
Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрне билгеләгәндә, иҗадилык кына түгел, ә чыгымнарның нигезле булу-булмавы да исәпкә алынган.
Россия буенча караганда, 1500гә якын проектка финанс ярдәме бирелгән. Ә Баулы районында түбәндәге ике грант откан:
"Үзгәреш җиле 2022: Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле балалы гаиләләр өчен гаилә иҗаты фестивале" (457 143 сум)
"Баулы Сула Ак чишмә" төбәкара авторлык җыры фестивале (306 310 сум).
Проектларны тормышка ашырырга 18 ай вакыт бирелә.

Бу хакта тулырак: http://bavly-tat.ru/news/kultura/bavlinskiy-rayon-vyigral-dva-granta-v-kulturnoy-sfere

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев